Дәгъвәт бүлеге җитәкчесе яңа вәгазьләр китабы әзерли

12 февраль 2018 ел 09:00
Дәгъвәт бүлеге җитәкчесе яңа вәгазьләр китабы әзерли
Февраль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” китабының икенче басмасы дөнья күрәчәк. Әлеге вәгазь-нәсыйхәт китабының  беренчесе 2012 елда басылып чыккан иде. Анда 26 үрнәк вәгазь урнаштырылды. Китапта шулай ук мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак хакында материаллар бар.
Вәгазьчеләр, авыл җирлекләре муллалары арасында да зур кызыксыну уяткан хезмәтнең дәвамы буларак, Нияз хәзрәт “Чакыру” китабының икенчесен дә әзерләде. “Бу яңа хезмәтем өч өлештән торачак. Беренче өлештә – җомга, гает һәм никах хөтбәләре тәрҗемәләре белән урнаштырылачак. Икенчесендә җомга һәм гает вәгазьләре урын алачак. Ә өченчесендә мәкаләләр кертелде. Монда татар дин галимнәре турында мәгълүматлар табарга мөмкин булачак. Бу китабым, ин шә Аллаһ, февраль урталарына әзер булыр, дип ышанам. “Чакыру” имамнар өчен зур ярдәмлек булыр дип өметләнәбез”, – диде Нияз хәзрәт Сабиров.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы