15 февральдә, мөслимәләр өчен аулак өй кичәсе төгәлләнүгә үк, Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 40) мөселман яшьләре дискуссион клубының чираттагы җыелышы узачак. Бу юлы бәхәсләшергә яратучылар “Катнаш никах” темасына гәп корачак. Көнүзәк, бәхәсле һәм күпләрне борчыган катнаш никахлар мәсьәләсен ислам динендә рөхсәт ителү-ителмәү күзлегеннән караячаклар, шулай ук бергә яшәү дәверендә бу төр никахларның нәтиҗәләре буенча фикер алышачаклар. Бу һәм башка мәсьәләләр турында дискуссион клубта катнашучылар танылган дин әһеле Әбу Яхъя белән аралашачак.
Әлеге чара 18.00 сәгатьтә башлана.