Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Мөхәммәд Йәлкәнҗинең “Сөннәт һәм аның Ислам динендәге әһәмияте” («Сунна. Нет религии без Посланника Аллаха саллаллаху ‘алейхи ва саллям») китабын нәшер итте.
Рус телендә басылган әлеге китапта автор, Сөннәтне читкә кагып, ялгыш фикер йөртүчеләргә төгәл җаваплар һәм дәлилләр китерә.
Сөннәткә мөрәҗәгать итмичә, Коръәни Кәрим белән генә чикләнеп калу – ул гыйбадәтнең иң төп: намаз, зәкят, ураза, хаҗ кебек рөкеннәрен белмәүгә китерә. Коръәни Кәрим безгә ачыктан-ачык әлеге гамәлләр фарыз икәнен күрсәтә, ләкин аларны үтәү тәртибен өйрәтми.
Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63.
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.
Интернет-кибет: huzurshop.ru