Бүген Кама Тамагы мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 2017 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган чираттагы Пленум утырышы уза. Пленумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов һәм барлык район имам-мөхтәсибләре җыелды. Пленумны Камил хәзрәт сәламләде.
- Безнең мөфтият өчен тарихта 25-еллык юбилее белән истә калган 2017 ел артта калды, - дип башлады ул. - Чирек гасыр эчендә Татарстан өммәтендә күзгә күренерлек сыйфат һәм сан ягыннан күпләгән үзгәрешләр булды. Бүген Нәзарәт карамагында 9 казыят, 48 район мөхтәсибәте, 1415 мәхәллә, 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты, Казан ислам институты, Болгар ислам академиясе тора. Әмма, нинди генә үзгәрешләргә ирешсәк тә, элеккечә үк, мөфтият мөселман дини оешмаларын берләштерү һәм аларның эшчәнлекләрен Коръән һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Сөннәте нигезендә имам Әбү Хәнифә һәм имам Әбу Мансур әл-Матуриди гакыйдәсе юнәлешләрендә кануни яктан тәэмин итү бурычына тугры кала.
Шуның белән бергә, 25 ел элек көн кадагында булган мәсьәләләр бүген яңача яңгыраш һәм төсмер алды, дип әйтә мөфти хәзрәтләре: "Сүз, иң беренче чиратта, татар телен саклап калу һәм аны Татарстанда дәүләт теле буларак үстерү, үзебезнең рухи мирасыбызны торгызу, милли зыялылар катламын тәрбияләү турында бара. Милләтебезнең йөзен һәм холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый юнәлешләрен билгели торган әлеге рухи хәзинәбезне киләчәк буыннарга җиткерү – бүген Нәзарәт үз эшен шушы олы бурычны да күздән чыгармыйча башкарырга тиеш". Үз чыгышында хәзрәт шулай ук 2018 елда Нәзарәт алдында торган төп максатларны билгеләде: Хәнәфи мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү.
- Шушы максатларга дингә, өммәткә, милләткә, ватанга тугры булып, чиста вөҗдан белән, бергә ирешергә язсын иде! - дип әйтә Камил хәзрәт һәм Пленумда катнашучыларның игътибарын Дагъстан республикасының Кизляр шәһәрендәге фаҗигале хәлләргә юнәлтә. - Шушы кыйммәтләрне җуйган бәндәләр аркасында бер гаепсез кешеләр атып үтерелә. Кызганычка каршы, үзебезнең өммәттә дә әхле сөннә үәл җәмәгә юлыннан аерылып, галимнәребезгә каршы чыгып, динебезгә адаштыручы, ислам диненә хас булмаган бидгать фикерләр, яңалыклар кертүче фиркалар бар. Аларның зарарыннан милләтебезне Раббыбыз Аллаһ Үзе сакласын. Андый фетнәчеләрдән сезне ерак торырга чакырам.
Мөфти шулай ук 2017 елда башкарылган эшчәнлеккә үз бәясен бирде: "Шактый кыен һәм каршылыклы булуына карамастан, 2017 елда мөфтият байтак казанышларга иреште".
Эшчәнлеккә хисап белән исә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин таныштырды.
- 2017 ел Татарстан өммәте өчен Болгар ислам академиясе ачылуы, Нәзарәт оешуының юбилее белән, бөтен татар-мөселман Корылтае һәм исламның җәмгыятьтәге яңа мөһим роле барлыкка килүе белән истә калыр. Билгеле, сүз татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу турында бара, - дип башлады Рөстәм хәзрәт.
Үз чыгышында ул Нәзарәтнең эшчәнлегедини мәгариф, Коръәнне өйрәнү, татар рухи мирасны торгызу, дини дәгъват һәм экстремизмга каршы көрәш, ислам кыйммәтләрен пропагандалау, динара һәм халыкара багланышлар, яшьләр сәясәте, социаль эшчәнлек, мөслимәләр белән эш, факф үсеше, Татарстанда хаҗ миссиясен башкару һәм хәләл сәнәгатен үстерү юнәлшеләрендә алып барыруы турында әйтте. Мисал өчен, гаилә кыйммәтләрен саклау максатында "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" Нигезләмә, казыятләр каршында Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау Комиссияләре булдырылды. Үткән елның тагын мөһим бер вакыйгасы Аксакаллар шурасы әгъзалары ярдәме белән мәңгелеккә тарихта калачак. Ул да булса, Казан Кремле биләмәсендә археологик казынулар алып барылган чакта табылган һәм 20 елдан артык Тарих институты киштәләрендә яткан Олугъ Мөхәммәднең улы Мәхмүт хан һәм Ибраһим ханның улы Мөхмәт Әмирхан ханның һәм аларның якыннарының җәсәдләрен җир куенына иңдерү. Җирләү аксакаллар тырышлыгы белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Шаригать кануннары нигезендә Сөембикә манарасы каршында оештырылды.
Дини мәгариф өлкәсендә былтыр "мәчет каршындагы курслар - мәдрәсә - университет - академия" дүрт баскычлы укыту системасын төзү уңышлы тәмамланды. Ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда якынча 30 мең кеше гыйлем ала. Аларга 1500дән артык остаз ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм барлык бүлекләр буенча 4 мең шәкерт гыйлем ала. Барлык дини уку йортлары да мәгариф министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзенең эшчәнлеген алып бара. Нәтиҗәле эшләтү максатыннан алдагы елларда төзелгән дини мәгарифнең үсеш юнәлешләрен билгеләгән “Урта һөнәри дини белем стандартлары” һәм “Дини тәрбия программалары” фундаменталь программалар яңартылды, алар буенча дини мирасыбызга таянып, 50дән артык китап һәм дәреслекләр әзерләнде. Мөфтиятнең аерым эш юнәлеше булып югары дәрәҗәле имамнар әзерләү тора. Профессиональ тәҗрибәләрен арттыру һәм квалификацияләрен үстерү максатыннан, имамнар һәм мәчет каршында эшләп килгән курсларның мөгаллимнәре өчен Диния нәзарәте Россия ислам университеты базасында квалификацияне күтәрү курслары һәм аттестация оештырды. 2017 елда республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтү максатыннан Диния нәзарәте 37 грант бирде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән булдырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге үзенә күрә бер зур казаныш булып тора. Әлеге структураның иң олы хезмәте – 2016 елда Коръәннең “Каләм Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару. 2017 елда исә әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Шуның белән беррәттән ел буе Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшләре алып барылды. Республикада Коръән уку бәйгеләре дә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Конкурс Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.
2017 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләрен күтәреп, татар халкына һәм мөселманнарга, яшьләр һәм ата-аналарга туган телне өйрәнергә өндәп мөрәҗәгатьләр белән чыга. Алай гына да түгел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телле мохит булдырып, мөфтиятнең эчке һәм тышкы багланышларын, шул исәптән аралашуны һәм эш кәгазьләрен алып баруны Татарстан Республикасы эчендә ике дәүләт телендә башкаруны оештыра. Нәзарәтнең тагын бер мөһим башлангычы булып Республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын, смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән һәм иске татар телендә каналларын булдыру, иҗтимагый урыннарында файдалану өчен дини терминология кертелгән рус-татар һәм татар-рус сөйләүлеген әзерләү, татар телен интернет челтәрендә, аерым алганда социаль челтәрләрдә, пропагандалау һәм мәгълүмати кампания алып бару өстендә эшләде. Шулай ук Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку киң җәмәгатьчелек, татар зыялылары, укытучылар һәм республика җитәкчелеге тарафыннан олы мактауга лаек булды.
2017 ел Нәзарәт тарафыннан Галимҗан Баруди елы дип игълан ителде һәм бөтен эшчәнлек әлеге мәшһүр татар галименең атаклы исеме канаты астында алып барылды. Россиянең беренче сайланган мөфтие булган шушы бөек дин әһеле турында киң катлам җәмгыятьне кызыксындырырлык итеп документаль фильм төшерелде һәм төрле мәйданчыкларда, шул исәптән телевидение чараларында да, тәкъдим ителде. Яшьләргә бай рухи мирасыбызны җиткерү максаты белән Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарында гына түгел, хәтта Мәскәүдә дә Галимҗан хәзрәткә багышланган чаралар үткәрелде. Традицион Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары да, ел саен уздырыла торган Остазлар көне дә татар рухи мирасны торгызу максатында оештырылдылар.
Россия күләмендә беренче булып кәрәзле элемтә өчен махсус “Азан” тариф планын чыгару тора. "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә әзерләнгән бу башлангыч киң җәмәгатьчелекнең кызыксынуын уятты. Уникаль проект Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла һәм үз эченә берничә өстенлекне сыйдыра. "Таттелеком" белән хезмәттәшлектә 2017 елда тормышка ашырылган проектлар арасында шулай ук махсус Ышаныч телефоны да бар. “Кайнар телефон линиясе” аша борчыган дини сорауларны телефоннан шалтыратып һәркем бирә ала.
Республикада ел саен уздырыла торган “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән айлык кысаларында терроризмга каршы көрәш, аны булдырмау өчен профилактик гамәлләр турында фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр, ачык дәресләр, конференцияләр, төрле спорт ярышлары аеруча күп узды. Казан метрополитенында экстремизга каршы төшерелгән “Хозур” нәшрият йортының кыска видеороликларын трансляцияләү дә башкала халкы өчен үтә дә файдалы булды.
Нәзартнең ислам кыйммәтләрен пропагандалау эшен "Хозур" нәшрият йорты алып бара. 2017 елда әлеге нәшрият йорты барлыгы 76 исемдәге китапны дөньяга чыгарды. Аларның гомуми тиражы 54 мең данәне тәшкил итә. Нәзарәтнең Darul-Kutub дип исемләнгән электрон китапханәсе фонды 2017 елда шактый баетыла – бүгенге көндә анда инде 854 китап, шул исәптә сирәк һәм иске хезмәтләр дә, урын алган.
2017 елда Нәзарәт һәм “Таттелеком” ААҖ арасында төзелгән килешү нигезендә Россиядә беренче тапкыр берничә уртак проект тормышка ашырылды. Шуларның икесе - кабельле челтәрләрдә эшләп килүче мөселман радиосы һәм телевидениесе. “Летай” абонентларының кабель телевидениесендә эфирга чыккан “Азан” радиосы рәсми рәвештә эшли башлады. Радио рус һәм татар телләрендә тәүлек әйләнәсе эшли. Программа челтәре 2017 елда традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча 766 тапшыруны үз эченә алды. Шунысы мөһим: өр-яңа исемдәге 13 тапшыру үз эшен башлап җибәрде. “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе исә Диния Нәзарәтенең иң көтеп алынган һәм иң күп өметләр баглаган проекты булып тора. 2017 елда ул, ниһаять, онлайнда тәүлек буе сынаулы рәвештә хәбәр итә башлады. Моннан тыш, проектны алга таба тормышка ашыру өчен “Хозур” нәшрият йорты кабельле челтәрләрдә чыгу хокукы белән лицензиягә ия булды. Эфирга чыгару өчен 150 сәгатьлек видеоконтент төшерелде.
2017 елның 17 апрелендә Казанда чираттагы Татарстан мөселманнарының VII Корылтае узды. Бөтен өммәт алдында чыгыш ясап мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда төрле конфессия тарафдарлары белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру һәм хезмәттәшлек итүне Нәзарәтнең мөһим бер юнәлеше итеп билгеләде. Чит конфессияләргә карата дустанә мөнәсәбәттә торган шәхесне тәрбияләү эше 2017 елда аеруча мөселман яшьләре арасында алып барылды. Төрле конфессия вәкилләре арасында спорт ярышлары һәм турнирлар “дини түземсезлек” белән көрәштә нәтиҗәле булып чыкты. Мәчет мөнбәрләреннән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан толерантлык һәм күрше милләтләргә хөрмәт белән карау турында әйтелгән вәгазьләр, түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары һәм әңгәмәләрнең дә әһәмияте әйтеп бетергесез. Гомумән, Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе бөтен Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә кызыксыну уятты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2017 елда әлеге тема буенча эксперт буларак күп кенә форум һәм конференцияләрдә чыгыш ясады. Ауропа Советы, Берләшкән милләтләр оешмасы, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме һәм башка шундый абруйлы мәйданчыкларда Нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләнде.
Нәзарәтнең халыкара багланышлары да актив алып барылды. Тәҗрибә уртаклашу, татар рухи мирасны өйрәнү һәм кайтару, фәнни эзләнүләр алып бару, Россия ислам үсешен тәкъдим итү һ.б. – болар барысы да чит илләр белән элемтәләрнең максатлары. Шушы мәсьәләрне күздә тотып 2017 елда мөфти хәзрәт һәм нәзарәт вәкилләре Төркия, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Малайзия, Иран илләренә рәсми сәфәр кылды. Диния Нәзарәте үз чиратында шулай ук кунаклар өчен ишекләрен ачык тота. Палестина, Бахрейн, Марокко, Иран, Казахстан кебек дәүләтләрдән килеп Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән кызыксынып танышып киттеләр.
Яшьләр сәясәтен алып барганда Диния нәзарәте үз алдына мөселман яшьләрен берләштерү, аларны рухи һәм әхлакый, физик яктан камилләштерү, милләтебезнең, динебезнең рухи кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү, гыйлемнәрен арттыру кебек максатларны алга куя. Шуңа бәйле рәвештә 2017 елда яңа буын мөселманнарына төрле чаралар уздырылды: Мөселман яшьләре форумы, Коръән мәктәбе, Мөселман яшьләренең фикер алышу клубы һәм Хатын-кызлар мәктәбе, төрле хәйрия һәм спорт чаралары һ.б. Шуларның иң зурысы, һичшиксез, Казанның Көрәш сараендә үтте - Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча турнирында катнашырга Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә килделәр. Гомумән, мөселман яшьләре өчен ел уңышлы тәмамлана: "Мөселман яшьләре берлеге" төбәкара иҗтимагый оешмасыны яңа сулыш белән яши башлады. Аның яңа Президенты - Казан шәһәре "Ризван" мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин билгеләнде.
Социаль хезмәтне башкару Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фондына йөкләнгән. Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң беренче чиратта, авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. 2016 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 39 балага үткәрелсә, былтыр аларның саны 57-гә җитте. Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә элеге эшчәнлек көчәйтелде. Нәтиҗәдә, меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм уннарча социаль учреждениеләргә 10 000 корбан сарыклары ите таратылды, 400-н артык гаилә ашамлык пакетлары, 1300 кеше бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителде, 3000-гә якын фәкыйрь ел буе махсус Фонд оештырган Хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланды. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булды. Билгеле, Нәзарәтнең иң олы социаль проекты ул да булса Республикакүләм ифтар. 2017 елда ул бишенче тапкыр Казанның теннис академиясендә үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты.
Татарстанда вакф үсешен объектив күзаллау өчен Вакф Фонды 2017 елда Диния Нәзарәтенең күчемсез милке Реестрын төзи. Әлеге документка бүгенге көндә республика өммәтенең бөтен матди базасы тупланган. 2017 елда 10 объектта төзелеш-монтаж эшләре һәм төзекләндерү эшләре башкарылган, 28 объект буенча эскиз һәм эшче проектлар әзерләнгән. Бу коры саннар артында “Мухәммәдия”, “Мозаффария”, “Касимия” һәм Буа мәдрәсәләре, Казанның “Бишбалта”, “Ал”, “Апанай”, “Галиев”, “Миргазиян” һ.б. мәчетләре, шулай ук Чистай, Лаеш, Зәй кебек районнарның мәчет биналары турында сүз бара.
2017 елда "ДУМ РТ Хаҗ" Татарстанның рәсми операторы хезмәтеннән файдаланып Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кыла. Хаҗиларны төрле белгечлектәге 12 табиб озатып барды.
2017 тарихка хәләл сәнәгатендәге олы вакыйга белән дә кереп кереп калачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Россиядә хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә 704 номерлы техник комитет оеша. Комитетның төп максаты булып продукцияне җитештерүдә һәм “Хәләл” хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган методларны эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Шулай ук тәүге тапкыр Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый саммит кысаларында RUSSIA HALAL EXPO дип исемләнгән Хәләл сәнәгате Халыкара күргәзмәсе үтте. Күргәзмәне 3000 артык кеше килеп күрде. Ул Россия, СНГ дәүләтләре һәм ерак чит ил җитештерүчеләренә үз продукцияләрен күрсәтергә һәм яңа сату базарларын үзләштерергә мөмкинлек бирә.
Рөстәм хәзрәт шулай ук 2017 елда Нәзарәт тарафыннан оештырылган 15-кә якын төрле форум, фәнни-гамәли конференция һәм укуларга да аерым тукталып үтте. Алар арасында: Татарстан мөселманнарының VII Корылтае, Халыкара мөгаллимнәр форумы, "Мөселман белем бирү йортларында инновацион технологияләр” V Халыкара фәнни-гамәли конференциясе, “Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” студентлар конференциясе, Якупов укулары, Саматов укулары, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары, "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү” һәм «СМИ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизны булдырмау чаралары» конференцияләре һ.б.
Җыелышта шулай ук Казыйлар, Голамәләр һәм Аксакаллар шуралары хисап тотты, Диния нәзарәтенең барлык юнәлешләре буенча мөдирләр чыгыш ясады.
2017 елда башкарылган эшчәнлеккә хисап бертавыштан кабул ителде. Пленум утырышы дәвам итә.