Татарстан мөфтие Саба имамнары белән очрашты

07 март 2018 ел 15:54
Татарстан мөфтие Саба имамнары белән очрашты

Татарстан мөфтиенең республикабыз буенча эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында Саба районы мөхтәсибәте карамагында хезмәт куючы барлык имамнар белән очрашты.

Очрашу Байлар Сабасы бистәсенең үзәгендә урнашкан борынгы ике катлы таш бинада – 1841 елда танылган бай Гәбдерәшит Юнысов салдырган Җәмигъ мәчеттә узды. Әлеге тарихи-архитектура һәйкәле хәзер дә район мөселманнарының рухи үзәге булып хезмәт итә, ислам диненең барлык гыйбадәтләре үтәлә, дәресләр уза, һәр айны имамнар җыелышы үткәрелә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Саба районы имамнары җыелышында мөселман өммәтенең бердәм булып дин үсешенә хезмәт итүе хакында чыгыш ясады һәм 2018 елның 18 мартында узачак РФ Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырды. Хөкүмәт вәкилләренең, район җитәкчеләренең республикабызда ислам дине үсешенә күрсәткән ярдәмнәре турында аерым билгеләп узды. Шулай ук авылларда хезмәт куючы имамнарның дин юлында күрсәткән тырышлыкларын югары бәяләде. Аерым рәхмәт сүзләрен Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка җиткерде. Аның ярдәме белән 2012 елда Байлар Сабасының тарихи мәчетенә заманча ремонт ясалып, барлык дини йолаларны үтәү һәм рамазан аенда ифтарлар үткәрү өчен шартлар тудырылды. Камил хәзрәт вәгазьләр алып бару, яшь буынга дини кыйммәтләрне җиткерү, бай дини мирасыбызны саклау юнәлешендә эшләгән изге эшләре өчен имамнарга рәхмәт сүзләрен белдерде.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов бүгенге көндә Саба районында дин тотучылар өчен барлык шартлар тудырылуы турында сөйләде һәм соңгы елларда йөздән азрак кеше яшәүче татар авылларында да мәчетләр ачылуы турында әйтте. Шундыйларга Өч Нарат, Сүлә, Чәүкә авылларында эшли башлаган Аллаһ йортларын мисалга китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта Саба районында 55тән артык иман йорты халыкка хезмәт итә.

Очрашу ахырында мәчеткә җыелган халык кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Имамнарны бигрәк тә Яровая законының нечкәлекләре, картлык көне җитеп вафат булган мәетләрне яру һәм борынгы дини китапларны саклау мәсьәләләре кызыксындырды. Камил хәзрәт рухи хәзинәләребезне, кыйммәтле ядкәрләрне кадерләп сакларга, иң мөһиме – киләчәккә тапшыру максатыннан электрон нөсхәләрен эшләү кирәклеге турында әйтте һәм бик теләп “Даруль-кутуб” сайтына кую мөмкинлеге булу турында җиткерде. Ә менә 18 нче март көнне узачак РФ Президенты сайлауларында, имамнар Казанда белем күтәрү курсларында булуга да карамастан, бердәм рәвештә катнашырга килешенде: район администрациясе дин әһелләрен автобус белән килеп алырга вәгъдә итте.

Барлык күрсәтелгән ярдәмнәр өчен хәзрәтләр рәхмәтләрен ирештерделәр, киләчәктә дә үз вазифаларын намус белән үтәргә сүз бирделәр. Очрашу күмәк рәвештә фотога төшү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы