Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды

14 март 2018 ел 13:21
Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды

Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән беренче тапкыр күрешеп очрашты. Әхмәт бәй Татарстандагы ислам үсеше тарихы, ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре, республикадагы дини вәзгыять, күренекле татар дин әһелләре белән танышу максатыннан мөфтияткә килде. Камил хәзрәт кунакка шулай ук татарларның һәм Казан шәһәренең ислам дөньясында тоткан урыны, мөселман инфраструктурасын киңәйтә торган проектлар һәм Татарстан мөфтиятенең мәдәни, рухи-мәгърифәт элемтәләре, социаль, шулай ук хәйрия проектларын тормышка ашыру буенча Төркия институтлары белән багланышлар урнаштыру турында сөйләде. Очрашу ахырында киләчәктә үзара хезмәттәшлек алып бару юнәлешләре һәм мөмкинлекләре буенча сөйләшүләр узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы