Татарстан мөфтие КФУда ачык лекция укыды

23 март 2018 ел 21:14
Татарстан мөфтие КФУда ачык лекция укыды

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә “Исламика” лекториясе кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына ачык лекцияләр курсын ачып җибәрде. Бүген хәзрәтнең беренче чыгышы булды. Дәрестә кызыксынучылар өчен, ул “Имам Раббаниның рухи мирасы” турында сөйләде.

Лекцияләр ел дәвамында узачак һәм өч модульдән торачак: “Язма мирас, Коръән-Кәримне өйрәнү һәм бастыру тарихы”, “Әһле сөннәт вәл-җәмәгать өйрәтмәләре”, “Хәнәфи фикъһе”. Лекторий өчен темалар билгеләгәндә татар галимнәренең ислам дине фикере үсешенә керткән өлешенә зур игътибар биреләчәк.

Лекцияләр һәр җомгада 18.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында узачак. Катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы