Чаллыда Исламның җәмгыятьне тотрыкландырудагы әһәмияте хакында фикер алышачаклар

16 март 2018 ел 09:41
Чаллыда Исламның җәмгыятьне тотрыкландырудагы әһәмияте хакында фикер алышачаклар

17 мартта Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә «Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте» дип исемләнгән III Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Чарага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Россиякүләм дин галимнәре һәм белгечләре: Казан, Мәскәү, Уфа, Чаллы югары уку йортлары мөгаллимнәре, республика мәдрәсәләре мөдирләре чакырылды. Моннан тыш, конференция эшендә Болгар Ислам Академиясе, Россия Ислам институты, Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Татарстан Фәннәр Академиясе вәкилләре дә катнашачак.

Фикер алышуда катнашырга чит илдән – Словакия, Иордания, Мисырдан фән эшлеклеләре дә кушылыр дип көтелә.  

Чара кысаларында Ислам динен тотучыларның башка конфессия вәкилләре белән килешеп яшәве, мөселманнар арасындагы үзара тынычлык һәм иминлекне, бердәмлекне тәэмин итү, җәмгыять нигезе булган гаилә институтын ныгыту һәм башка мөһим мәсьәләләр каралачак.

Традиция буларак конференция пленар утырыштан башланачак һәм секцияләргә бүленеп эшләячәк: Дин һәм фән, Исламда белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләре, Ислам тарихы, дин һәм традицияләрнең үзара бәйләнеше һәм башкалар турында сүз барачак. Чара ахырында катнашучылар резолюция кабул итәчәк.

 Конференция 09.30 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 38-67-02 (Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы