Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Галиев мәчетендә мөселман дөньясындагы иң күркәм кичәләрнең берсе – Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан "Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Мөфтияттән караш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды.
Әлеге чара казыйлар, голәмәләр, мөслимәләр һәм психологларның гаилә проблемаларын уртага салып сөйләшүе белән аерылып торды. Түгәрәк өстәл утырышына җыелучылар гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору һәм аерылышу (талак) мәсьәләләрен күтәрде, катнашучылар эшчәнлекләре барышында туплаган тәҗрибәләре буенча фикерләре белән дә уртаклаштылар.
Чараның Рәгаиб кичәсе алдыннан оештырылуы мөселман гаиләсе үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында тагын да тирәннән мәгълүмат туплау, белем өстәү мөмкинлекләре тудырды. Безнең чорыбызда Рәгаиб кичәсе никах һәм аның асылы турында ныклабрак уйларга мәҗбүр итә, чөнки мөселман гаиләләре арасында да аерылышучылар санының кимемәве өммәтебезне борчуга сала.
“Мин монда берничә мәсьәлә күрәм: гаилә корган яшьләребезнең туксан проценты мөселман гаиләләрендә тәрбияләнмәгән. Икенчедән, бүген берәү дә баласын гаилә тормышына әзерләми. Өченче сәбәп – бүгенге көндә гаилә кору эшләре бернинди тәҗрибәсе булмаган яшьләргә тапшырыла. Гаиләләр очраклы рәвештә корыла, шул сәбәпле аерылулар күп. Ярату егет белән кыз арасында була дип беркайда да әйтелмәгән, ярату ир белән хатын арасында була диелгән. Ихтималлылык теориясе белән корылган гаилә ничек яши алсын да, ничек ныклы була алсын?” – дип борчылуларын җиткерде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Мөселман гаиләләре арасында әлеге мәсьәләнең кискен торуын Диния нәзарәтенең ышаныч телефонына килгән сорауларның яртысы гаиләгә кагылышлы булу моны янә раслый. Диния Нәзраәтенең Ышаныч телефоны 2017 елда бирле эшләп килә. “Кайнар телефон линиясе” аша борчыган сорауларны шалтыратып һәркем бирә ала. Ышаныч телефоны эш көннәрендә сәг.10.00-17.00 кадәр 8(939)505 07 00 номеры буенча эшли. Сорауларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә, таркалуга таба барган гаиләләрнең теге яки бу хәлләрен дини караш күзлегеннән чыгып бәяли һәм киңәш бирә.
Гаиләләрне саклау максатыннан Диния нәзарате тарафыннан никахлашу мәсьәләләренә караган Нигезләмә эшләнде. Ул имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану буенча иң мөһим документларның берсе булачак. Хәзер документ әйләнешкә кереп бара. Нигезләмәдә никах йоласының Хәнәфи мәзһәбенә һәм дәүләт тарафыннан ЗАГС бүлекләрендә теркәлүгә туры килү, мәһер күләмен билгеләү, кияү-кәләшнең балигълыгы, Нәзарәтнең Теркәү кенәгәсендә теркәлү зарурилыгы кебек проблемалар карала.
Аерылышу (талак) мәсьәләләрен карау белән бары Диния нәзарәте казыйлары шөгыльләнә. Әлеге юнәлештә документ булдыруның төп максаты – хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту.
"Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" һәм "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмәләрен эшләп чыгарган ТР Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев журналистларның сорауларына җавап биреп, гаилә коручыларга киңәшләрен җиткерде, мәһәр күләмен кыенсынмыйча кызның әтисе сорарга тиешлеккә басым ясады. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, бу мәсьәлә Голәмалар шурасы тарафыннан да өйрәнелгән һәм ким дигәндә 5 мең дип куелган.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге һәм хатын-кызлар эшләү бүлеге хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Әлеге берлекнең җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренчә, бирегә мөрәҗәгать итүчеләр, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белешәләр һәм психологик ярдәм дә алалар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәгенең эшчәнлегенә дә гүзәл затлар бик мохтаҗ. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда да Берлекнең тырышлыклары әйтеп бетергесез. “Никах ярминкәсе”, Хәләл туй ярминкәсе, ялгыз ир-атларны һәм хатын-кызларны гаилә кору максатыннан таныштыру өчен даими рәвештә төрле очрашулар оештырыла.
Татарстан Республикасы мәчетләре каршында шулай ук Гаилә үзәкләре эшләп килә. Шундый үзәкне булдыручы хәзрәтләрнең берсе – Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде. Биредә “Адәм белән Һава” гаилә кору һәм саклау үзәге эшли,аның эшчәнлеге кысаларында гаилә проблемалары буенча түгәрәк өстәлләр, төрле чаралар үткәрелә һәм таныштыру хезмәте күрсәтелә. “Әлеге проект кысаларында гаилә коручыларны күреп күңел сөенә. Безгә төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Кавышучылар арасында өлкәннәр дә бар. Бөтен шартларны туры китереп, никах укытабыз, гаилә дәресләре үткәрәбез, өйләнешкәннән соң да элемтәне өзмибез”, – дип билгеләде Рөстәм хәзрәт. “Гаилә” мәчете имамының сүзен куәтләп, Татарстанның баш казые дин әһелләренә гаиләләрне саклау буенча тагын да активрак эшләргә чакырды һәм әлеге эштә тагын бер проблеманы күрсәтте: “Хәзер ЗАГСка гаризаны яшь гаилә коручылар һәм аерылышучылар электрон рәвештә тапшырылар. Элек аерылам дип ЗАГСка гариза күтәреп килүчеләрне никах укыткан имамыңнан киңәшләр ал дип борып җибәрәләр иде, аерылганчы уйларга вакыт бирәләр иде. Хәзер документация электрон рәвештә алып барыла, шул сәбәпле имамнар белән элемтә югалуын сизәбез”, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Психолог Гөлназ Галиева гаилә кризис булу табигый күренеш дип бәяләде. Белгеч фикеренчә, мөселман гаиләләрендә аерылышуга китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – ир белән хатынның үз бурыч-вазифаларын үтәмәве. Ә менә белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итеп, бер-берең белән киләчәктә аңлашып, гаиләне саклап калырга мөмкин. “Гаилә ул – тулы бер система. Кеше үз өстендә эшләргә тиеш, сабырлык, гүзәллек сыйфатларын тәрбияләргә кирәк”, – диде психолог.