Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр һәм Административ Советлары утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2018 елга бурычлар куйдылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика «Яңарыш» Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев алып барды.
Җыелышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Шулай ук, утырыш эшендә Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы Комиссиясе Рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Республика «Яңарыш» Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм Республика «Яңарыш» Фонды әгъзалары катнашты.