Мөфти «Яңарыш» Фонды Попечительләр Советы утырышында катнашты

23 март 2018 ел 13:11
Мөфти «Яңарыш» Фонды Попечительләр Советы утырышында катнашты

 Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр һәм Административ Советлары утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2018 елга бурычлар куйдылар.  

 Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика «Яңарыш» Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев алып барды.

 Җыелышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Шулай ук, утырыш эшендә Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы Комиссиясе Рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Республика «Яңарыш» Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм Республика «Яңарыш» Фонды әгъзалары катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы