Бөгелмәдә "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале: 100-гә якын катнашучы

24 март 2018 ел 15:52
Бөгелмәдә "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивале: 100-гә якын катнашучы

Бүген Бөгелмә шәһәрендә күптән көтеп алынган VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узды.

Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелды. Барлыгы 100-гә якын катнашучы! Алар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә бәяләнеп, акапелло рәвешендә чыгыш ясады.

“Соло” (мөнәҗәтне ялгыз башкару) номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: 7-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр – һәрберсе 3-4 минутлык берәр мөнәҗәт әйтте.

“Ансамбльләр” (2-8 кеше) номинациясендә көч сынашучылар мәктәп яшендәгеләргә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә бүленделәр.

Фестивальдә катнашучыларга мәртәбәле жюри бәя бирде.  Бәяләүчеләр сыйфатында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, яшь мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чакырылды.

Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештырды.

Җиңүчеләр булып Казан, Буа, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск шәһәрләреннән килгән катнашучылар танылды. Гран-прига Казаннан Гөлчәчәк Сабирҗанова ия булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы