Мөфти Россиянең Динара советы Президиумы утырышында катнашты

27 март 2018 ел 13:53
Мөфти Россиянең Динара советы Президиумы утырышында катнашты

​ Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәскәүдә сәфәре дәвам итә. Бүген биредә Россия Динара советы президиумы утырышы узды. Анда Россиядәге традицион конфессияләре лидерлары, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Көн тәртибендә Төньяк Кавказ һәм Татарстанда төбәк динара советлары булдыру – төп мәсьәлә булып торды. Утырышта катнашучылар карары белән мондый структуралар Пятигорскида һәм Казанда үзәкләштерелеп төзеләчәк. Моннан тыш, утырыш кысаларында дини биналарда антитеррорчылык куркынычлылыгы мәсьәләләре; фәнни-мәгариф теологик ассоциациясе (НОТА) турында һәм Мәскәү дәүләт лингвистик университеты базасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә Халыкара дини мәгариф университеты проекты турында сөйләштеләр. Утырышның резолюциясендә шулай ук аерым пункт булып тагын бер мәсьәлә – дәүләт хакимияте органнарына ваһһабчылыкны экстремистик идеология, ә ваһһабчылык оешмаларын – экстремистик оешмалар итеп тану тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү билгеләнә.

Россия динара  советы 1998 елда оеша. Ул рухи лидерларны һәм Россия Федерациясенең традицион конфессия вәкилләрен берләштерә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия динара советына 2017 елның февралендә керде, бу – Татарстан мөфтияте эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә җитди тану дигән сүз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы