Россиядә матәм көне: "Хозур ТВ" каналы һәм "Азан" радиосы эфирында бары Аллаһының сүзе яңгырый

28 март 2018 ел 10:29
Россиядә матәм көне: "Хозур ТВ" каналы һәм "Азан" радиосы эфирында бары Аллаһының сүзе яңгырый

Бүген, 28 нче март көнне, илебездә матәм көне игълан ителү сәбәпле, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур ТВ" телеканалы һәм “Азан” радиосы тапшыруларны бирүдән баш тартып, эфирны көн дәвамында Коръән укуга багышлыйлар. Шул сәбәпле, әлеге мөселман каналын нигезләүчеләр Аллаһының бөек Китабы – Коръән-Кәрим буенча яшәргә, Изге Китаптагы әмерләрне истә тотарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез, 25 нче мартта Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын, дистәләрчә кешеләрнең гомерен өзде, вафат булучылар арасында балаларның күп булуы бик тә аяныч. Шул сәбәпле Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты:

"Илебез Кемерово шәһәрендә булган фаҗигане ишетеп тетрәнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам, Раббыбыз әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам", – дип мөрәҗәгать итте ул. Кичә өйлә намазыннан соң Казанның Галиев мәчетендә күмәк рәвештә дога кылынды, “Зәкят” хәйрия фонды зыян күрүчеләргә ярдәм итү эшен оештырып җибәрде. Махсус хәйрия акциясе кысаларында акчалата ярдәмне теләгән һәркем күрсәтә ала. “Зәкят” хәйрия фонды сәдакаларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан офиста кабул итә, яисә түбәндәге счётка “Для Кемерово” дип акча күчерерү мөмкинлеген тәкъдим итә:

Наименование сбора “САДАКА”
Благотворительный Фонд “Закят”
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы