Мөфти Казан кунакларын - ислам конференциясендә катнашучыларны кабул итте

31 март 2018 ел 14:36
Мөфти Казан кунакларын - ислам конференциясендә катнашучыларны кабул итте

Бүген Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан кунакларын кабул итте. Алар "Коръәннең Казан басмасы: тарихи кыйммәте һәм киләчәге" дип исемләнгән халыкара ислам дини-илаһият конференциясендә катнашучылар. Фәнни җыен үз эшен 2 апрельдә башлап җибәрәчәк. Аны Коръән һәм Сөннәтне өйрәнүләр үзәге, Татарстан мөфтияте, Болгар ислам академиясе оештыра.

Мөфти дә, кунаклар да бертавыштан Коръәннең Казан басмасы – мөселманнар тарафыннан басмага әзерләнеп, мөселманнар күпләп бастырган иң беренче басма булуы белән үзенчәлекле булуын искәртте. Камил хәзрәт исә нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлегенә дә аерым тукталып сөйләде. Мисал өчен, 2016 елда нәзарәт тарафыннан бастырып чыгарылган Коръәннең яңа басмасы узган елда 

Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. 

Шуның белән беррәттән Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшен алып бара.

Республикада Коръән уку бәйгеләре дә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Конкурс Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы