Нәзарәт җәзасын үтәп иреккә чыгучыларга җәмгыятьтә яраклашырга ярдәм итәчәк

06 апрель 2018 ел 10:26
Нәзарәт җәзасын үтәп иреккә чыгучыларга җәмгыятьтә яраклашырга ярдәм итәчәк

"Социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге" Автономияле коммерцияле булмаган оешма белән ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте арасында килешүгә кул куелды. Хезмәттәшлек күптәннән алып барылса да, оешмаларның уртак эшчәнлеге рәсми төскә ия түгел иде. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм әлеге үзәкнең җитәкчесе Азат Гайнетдинов үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

Социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге төрмәдән чыгучыларның кабаттан җинаять кылуларын, алар арасында экстремизм күренешләрен булдырмый калу белән шөгыльләнә. Нәтиҗәле эшчәнлекнең күрсәткече буларак, соңгы өч елда колонияләрдән чыгучыларның берсе дә кайнар нокталарга китмәвен әйтергә кирәк.

Бүгенге имзаланган килешүнең төп эчтәлеге – төрмәдән чыгучылар белән Татарстан мөхтәсибләре ныклы элемтәдә торып, үз җирлекләренә кайтып төпләнүчеләр белән эшчәнлек алып барудан гыйбарәт. Дини оешма вәкилләре йорт-җире булмаучыларга хәйрия ярдәмнәре җыю, эшкә урнашырга булышу, психологик ярдәм күрсәтү, элекке тоткыннарның дини белемнәрен ныгытуны үз өсләренә алачаклар.

Билгеле ки, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтәүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлешне Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкли һәм колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның барлык колонияләрендә дә 11 имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылды, анда 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара. Колонияләрдә вәгазьләр укыла, әңгәмәләр уздырыла, Коръән бәйгеләре уздырыла, китапханәләр “Хозур” нәшриятының 30 артык исемдәге китаплар белән тулыландырылды. Корбан бәйрәме уңаеннан колонияләр ит һәм ифтарлар уздыру өчен башка азык-төлек белән тәэмин ителә.​

Илдар хәзрәт Баязитов әйтүенчә, колонияләрдән чыгучыларның кабат җинаять кылып, җәза үтәү оешмаларына кайту очраклары Россия буенча 80% булса, Татарстан буенча бу күрсәткеч 50 процентны тәшкил итә. Ә гыйбадәтләрне үтәүче һәм ислам дине нигезләрен тотучы мөселманнар арасында кабаттан төрмәгә керү очраклары – нибары дүрт процент кына. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы