Татарстан мөфтие мәчет проектына хәер-фатыйхасын бирде

06 апрель 2018 ел 15:17
Татарстан мөфтие мәчет проектына хәер-фатыйхасын бирде

Бүген изге җомга көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәрендә салынырга планлаштырылган “Җомга” мәчетен төзү эшләрен кайгыртып йөрүче төркем белән очрашты һәм салыначак гыйбадәт йортының эскиз проектын хуплады. Очрашуда “Өмет йолдызы” хәйрия фонды президенты Миңнегол Сафин һәм төзеләчәк мәчетнең имамы Равил хәзрәт Вәлиев проект турында сөйләделәр, аның микрорайон халкына зур бүләк булачагын җиткерделәр. Хәзерге вакытта мәчет төзү эшләрен башкарачак төзелеш компаниясе сайлап алынган. 

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә башкалабызда алтмыштан артык мәчеттә җомга намазлары алып барыла. Республикабыз буенча теркәлгән мәхәлләләрнең саны мең ярым тирәсе. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы