Әлмәт мөхтәсибәте Г.Тукай шигырьләрен уку конкурсы оештыра

13 апрель 2018 ел 11:33
Әлмәт мөхтәсибәте Г.Тукай шигырьләрен уку конкурсы оештыра

29 апрельдә көндезге сәгать бердә (13.00) Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән III шигырь укучылар конкурсы оештырылачак. Ел саен уза торган әлеге чара Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бәйге ике номинациядә үткәрелә: “Тукай шигъриятен яхшы белүчеләр” – комиссия тарафыннан укылган шигъри өзекләр буенча шагыйрьнең иҗатына караган шигырьнең исемен дөрес итеп әйтеп бирә белү; “Шигъриятне яратучылар” – шагыйрьнең бер шигырен татар, рус яки инглиз телләрендә яттан сөйли белү. Призлы урыннарны яулаучылар кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнәчәк. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы