Татарстан мөфтие Россиядәге Мисыр илчесе белән очрашты

20 апрель 2018 ел 14:35
Татарстан мөфтие Россиядәге Мисыр илчесе белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Иһаб Әхмәд Таллат Наср җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Галиев мәчетендә узган очрашуда кунаклар татарларда ислам дине тарихы, Татарстанда мөселманнарның яшәеше турында бай мәгълүматлар алдылар. Татарстан мөфтие Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) Татарстан башкаласында басылуы турында сөйләде һәм кунакларга Диния нәзарәте бастырган Кәлам шәриф китабы бүләк итте. Камил хәзрәт, Татарстан дини уку йортларының эшчәнлеге белән дә таныштырды. Бергәләшеп җомга намазын укыгач, очрашу “Хузур-ТВ” каналы буенча фикер алышу буенча дәвам итте. Мисырның Россиядәге илчесе аны эчтәлек ягыннан баету турында үзенең тәкъдимнәрен һәм ярдәмен тәкъдим итте. Шулай ук илчелек аша Казанга танылган мөселман галимнәре белән очрашулар уздыру һәм Мисыр университетлары белән хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре дә каралды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы