Бүген мөфтинең кабул итү көне иде

24 апрель 2018 ел 15:51
Бүген мөфтинең кабул итү көне иде

Бүген, атнаның сишәмбе көнендә, Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә халыкны кабул итте. Татарстан мөфтие янына төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Мисал өчен, Татарстанның бер җитештерүчесе Йосыф Җамалиев күпләп көнкүреш химия товарларын хәләл стандартларына туры китереп эшләп чыгару теләге барлыгын җиткерде. Мөфти хәзрәт әлеге тәкъдимнең бик мөһим һәм яхшы булуы турында әйтте һәм сертификация узарга киңәш итте.

Моннан тыш, мөфти янына балалар өчен ислам мәгариф проектлары буенча фикер алышырга Россия ислам институты белгечләре һәм татарстанлылар өчен хаҗ кылу мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдимнәре белән Лаеш имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин килде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы