Мамадышта - футбол матчы, Түбән Камада – туплы хоккей уеннары

25 апрель 2018 ел 12:30
Мамадышта - футбол матчы, Түбән Камада – туплы хоккей уеннары

  29 апрельдә Түбән Кама районының Кама Аланы «Олимпия» боз сараенда мөселман командалары арасында туплы хоккей турниры үтәчәк. Турнирда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Кама Аланы бистәсеннән 6 команда катнашачак. Ә кичә Мамадыш мәдрәсәсендә студентлар һәм укытучылар арасында дустанә футбол матчы узды.

 ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгват эшенең алыштыргысыз бер өлеше булып спорт чараларын оештыру тора. Спорт ярышлары яшь мөселманнары беләштерә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Мондый чаралар мөселман яшьләре арасында актив гражданлык позицияле һәм башка дин әһелләренә карата хөрмәт белән караучы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ел саен мөселман яшьләре өчен спартакиадалар, хоккей, волейбол, футбол, көрәш буенча ярышлар оештыра. Быел иң күләмле чаралар ел саен уздырыла торган  Мәрҗәни Кубогына багышланган джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше Республика ярышлары булды.​

"Татар-информ" МА фотосы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы