Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән хафизлары әзерләү Үзәге шәкертләренә Коръәнне белүләре буенча, Коръән укуның шигъри формада язылган “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләре җыелмасын белүләре буенча һәм "Төхвәтел әтфаль" тәҗвид хезмәтен белүләре буенча иҗазәтләр тапшырды. Таныклыкта аларның ияләре әлеге китапларны яттан белүләре раслана. Шулай ук документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән. Иҗазәттә остаз һәм аның укучысының исеме, Пәйгамбәр саллаһу галәйһи вәссәлләмнән башлап чылбырны дәвам итүчеләр күрсәтелә. Мөселман дөньясында иҗазәтле дин әһелләре дин гыйлемен саклаучысы дип һәм башкаларга тапшырырга хаклы булып санала. Тантаналы чарада 20 шундый таныклык тапшырыла: 2 иҗазәт - Коръән буенча, 2 иҗазәт - “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” буенча һәм 16 иҗазәт - "Төхвәтел әтфаль" буенча.
Үзенең сәламләү сүзендә Камил хәзрәт иснәд системасының дөрес һәм ышанычлы белемнәрне саклаудагы әһәмияте турында әйтте: "Иснәд булмаса, һәркем ни тели, шуны сөйләр иде. Иҗазәттән башка Исламда беркем галим була алмый. Шуңа күрә сез - безнең өммәтебезнең өмете. Әмма хафиз булу мөһим түгел әле, шушы дөньядан хафиз булып китү - менә сезнең иң зур бурычыгыз! Шиһабетдин Мәрҗани гомеренең һәр туар көнендә Коръәннән өчәр җүз кабатлаган булган. Аллаһы Тәгалә сезгә тәүфыйк бирсен һәм изге максатыгызга ирешергә насыйп итсен".
Мөфти шулай ук үзенең чыгышында татар Коръән-хафизлар мәктәбен торгызуның Татарстан Диния Нәзарәте өчен әһәмиятле эш юнәлеше булып торганын да әйтеп үтте: "Аңа дини мәгариф системасының да, Коръәнне өйрәнүнең дә үсеш дәрәҗәсе, өммәтнең чит-ят йогынтыларга карата каршы торучанлыгы да бәйле. Ахыр чиктә, без дөньядагы барлык китапларны бары бер генә китапны аңлар өчен укыйбыз. Ул да булса - Коръән".
Рәсми чыгышлардан соң, шәкертләр “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” хезмәтен тулысынча хор белән сәнгатьле итеп яттан укыдылар.
Коръән хафизлар әзерләү Үзәге Казанда 2003 елдан бирле Коръән Кәримне, бөтен кагыйдәләренә туры китереп (тәҗвид белән), дөрес итеп укый белүче, Изге Коръән текстын тулысынча яттан белүче белгечләр әзерләү максатында эшләп килә. Билгеле булганча, Россиядә 1917 ел инкыйлабына кадәр Коръән хафизларның махсус мәктәпләре һәм мәдрәсәле булган. Шушы уку йортларының ислам таралуда, ислам мәгарифе үсешендә, халыкның рухи үсешендә, Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен саклап калуда уйнаган роле бәяләп бетергесез. Бүген эшләп килүче Үзәкнең беренче максаты булып шәкертләрне Изге Коръән сүзләрен Пәйгамбәребез саллаһу галәйһи вәссәламгә җиткерелгән хәлдә, иң әүвәлге яңгырашын саклап укырга, аны тәфсирли алырга өйрәтү тора. Шунысы игътибарга лаек, Үзәктә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килеп кенә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә шәкертләр укый, мисал өчен, Иваново, Дагъстан, Пенза һ.б. өлкәләр.