Республика ифтарын оештыруда катнашу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлар туплау дәвам итү турында хәбәр итә. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, табыннарны әзерләү һәм җыештыру эшләрен башкару өчен ике көн дәвамында 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 600 егет һәм кыз җәлеп итү күздә тотыла. Волонтёрларны теркәү “ВКонтакте”: https://vk.com/iftarrt2018 һәм Инстаграмм: https://www.instagram.com/muslimmol/ социаль челтәрләре аша алып барыла.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843)237-86-18, +79274533000.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә иң масштаблылардан саналган ифтар кичәсе быел 26 һәм 27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә үтәчәк. Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә.