Голәмалар шурасы утырышы узды

08 май 2018 ел 20:18
Голәмалар шурасы утырышы узды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмалар шурасы утырышында катнашты. Яңартылган шураның беренче җыелышы Россия ислам институтында узды. Моннан дүрт ел элек “Хозур” нәшриятында “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” әзерләп бастырылган иде. Хәзер әлеге нигезләмәне тулыландыру мәсьәләсе килеп басты. Голәмалар шурасы әгъзалары яңа басмага җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уку, мәетне юу, кәфенләү, күмү, каберләрне зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре үткәрү, исем кушу, Коръән укыту кебек йолаларны үткәрү тәртипләрен бар нечкәлекләре белән тулыландырып язу һәм әлеге нигезләмәгә никах, талак мәсьәләләрен дә өстәү турында килеште.

“Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстан имамнары тарафыннан гыйбадәт кылуларны һәм дини йолаларны бердәй рәвештә башкаруны күздә тота. Аның нигезендә дин әһелләре берләштерелгән стандарт нигезендә эш алып барачаклар. Нигезләмәгә дин әһелләренең тышкы кыяфәте, киенү әдәбе мәсьәләләрен дә беркетү күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы