Рамазан-2018: Татарстан мөселманнарын изге айда ниләр көтә?

14 май 2018 ел 13:09
Рамазан-2018: Татарстан мөселманнарын изге айда ниләр көтә?

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Изге Рамазан ае башлану һәм VI Республика ифтары уңаеннан мәгълүмат-конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Казан-Арена» АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, РФ мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең беренче вице-президенты Радик Абдрахманов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова җавап бирде.

– Рамазан аенда мөселманнарга ураза тоту Һиҗрәтнең икенче елыннан башлап фарыз ителгән, – дип башлады үзенең кереш сүзен Камил хәзрәт. – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә ссәләм) әйткән: "Рамазан ае җитү белән җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкасы ябыла һәм шайтаннар чылбырга баглана". Ураза тотучы һәр мөселман өчен фәрештәләр Аллаһы тәгаләдән гөнаһларын кичерүне сорый. 2018 елда Рамазан ае 16 майда башлана, ә беренче тәравих намазын (Рамазан ае дәвамында укыла торган махсус намаз) Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 нче майдан укый башлыйлар.

Мөфти журналистларны быел биреләчәк сәдакалар күләме белән таныштырды: фитр сәдакасының минималь күләме – быел 100 сум күләмендә билгеләнгән, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә. Сәдакаларның күләмен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы һәм Голәмәләр шурасы тарафыннан билгеләнде.    

Рамазан аенда, узган еллардагы кебек үк, Татарстанга Төркиядән 47 Коръән-хафиз киләчәк, якынча 40 мәчеттә Коръән тулысынча  укылачак, дип сөйләде Мөфти.

Моннан тыш, республика мәчетләрендә һәр кич авыз ачулар оештырылачак. Аларның исемлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтында урнаштырылачак. Шулай ук, Татарстанда традициягә әйләнгән «Рамазан – игелекле эшләр ае» хәйрия акциясе игълан ителәчәк.

2018 елда Рамазан аенда яңалык буларак “Дини сорау” консультатив интернет-линиясен эшләтеп җибәрү тора. Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, изге айның беренче көненнән, ягъни 16 майдан һәр кеше dini.sorau@tatar.ru электрон почтасына Шәригать кануннарына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Линия Рамазан тәмамланганнан соң да эшен дәвам итәчәк.

Хәбәрчеләрне кызыксындырган сорауларның тагын берсе, әлбәттә – VI Республика ифтары. Республика ифтарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшкуарлары Ассоциациясе, «Kazan-Arena» АҖ оештыра. Оештыручыларның сүзләренә караганда Россиядәге иң масштаблы ифтар Казан теннис академиясендә  2018 елның 26 һәм 27 май көннәрендә узачак.

– Быел ифтарны ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым үткәрү карары кабул ителде, – дип аңлатты «Казань Арена» АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов. – Бу беренче чиратта, һава шартлары белән бәйле. Кунаклар яңгыр астында калмасын өчен, күмәк намаз уку һәм авыз ачуны быел урамда түгел, бинада уздыруны хуп күрдек.    

Радик Җәүдәт улы әйтүенчә, Казанда үтәчәк VI Республика ифтары иң матур күренешләрнең берсе булачак, тик шулай да, ул мәдәни программаның үзенчәлекләрен ачмады, сер итеп калдырды.

Оештыручылар Казан теннис академиясенә республика ифтарына килүчеләргә җәмәгать транспортын кулланырга киңәш итте, шәхси автомобильләр өчен машина кую урыннары булмаячагын хәбәр иттеләр.

– Татарстан районнарыннан дин кардәшләребез шулай ук, махсус автобусларда киләчәкләр, – дип билгеләде Радик Җәүдәт улы.

Ифтарда катнашучыларны мәдәни программада гына түгел, ә өстәлдәге ризыкларда да  яңалыклар көтәчәк.  

РФ мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең Беренче вице-президенты Радик Абдрахманов быелгы ифтарның игътибарга лаек булачагын искәртеп үтте. Традициягә кергән пылау быел да пешереләчәк һәм аны Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты әзерләячәк.

Ул VI Республика ифтары иганәчеләренең исемнәрен, шулай ук, сер итеп калдырды :«Республика ифтары – хәйрия проекты һәм аны оештыруда өлеш керткән иганәченең һәркайсы Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен һәм савап хакына башкара», диде.

Татарстанда узачак ифтарда Казаннан һәм районнардан 10 000 якын мөселман һәм кунаклар катнашыр дип көтелә. Алар арасында күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар, инвалидлар, сукырлар һәм башка ярдәмгә мохтаҗ булганнар киләчәк, шулай ук, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россия төбәкләреннән дин әһелләре,  РФ мөселман дәүләтләре илчеләре, вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылачак. Оештыручылар чакыру билетларының барлык теләүчеләргә дә җитмәячәген һәм Казан теннис академиясенең мөмкинлекләре чикле булуын искәртте. Чакыру билетларын мөхтәсибәтләрдән алу мөмкин булачак.

«Республика ифтарында катнашу фарыз түгел», – дип тынычландырды Камил хәзрәт. Академия бинасына сыймаучыларга ифтарда каралган барлык ризыклар махсус әзерләнгән ланч-боксларда биреләчәк, дип хәбәр итте.  

Оештыручылар яшьләргә мөрәҗәгать итеп ифтарны оештыруда волонтер хәрәкәтендә катнашырга өндәделәр, узган ел 500 волонтер җәлеп ителгән булса, быел ике көнгә 600 волонтер таләп ителә. Ифтарга килгән кунакларны каршылау, күмәк намаз укуны оештыру, өстәлләрне әзерләү һәм җыештыру эшләрендә катнашу өчен 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшь егет һәм кызлар чакырыла. Волонтерларны туплау дәвам итә. Теркәлү социаль челтәрләрдә бара:

"ВКонтакте": https://vk.com/iftarrt2018

Инстаграмм: https://www.instagram.com/muslimmol

Волонтерларны телефон аша теркәү: +7(843)237-86-18, +79274533000 номерлары буенча башкарыла.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы