Мөфти кунаклар кабул итте

15 май 2018 ел 11:18
Мөфти кунаклар кабул итте

Бүген Диния нәзарәтендә – халыкны кабул итү көне. Төрледән-төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Кунаклар хәзрәткә үзләренең мөрәҗәгатьләре һәм тәкъдимнәре белән чыкты.

“Җир асты байлыклары өлкәсендә Идел буе фәнни-аналитик үзәге” генераль директоры Бахтеев Равил Хәмзә улы белән очрашуда сүз хәзерге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар мөселманнарына Ислам кыйммәтләрен җиткерү турында барды. Мөфти хәзрәт мөхтәрәм кунакка “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”нең тулыландырылган басмасы әзерләнүе турында сөйләде.

Алга таба очрашу Бөтендөнья татар конгрессының рәис урынбасары Марс Тукаев белән дәвам итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның белән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында сөйләште, Диния нәзарәтенең әлеге чарада катнашу мөмкинлекләре белән кызыксынды. Әлеге очрашуда шулай ук “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты, ул секция утырышларында дини мирасны кайтару юнәлешендә эшләүче электрон китапханә – “Дарул кутуб” һәм татар, рус телләрендә динебез кыйммәтләрен җиткерүче “Хузур-ТВ” телевидениесе турында якыннанрак таныштырырга теләвен әйтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы