Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телевидениясе Изге Рамазан ае уңаеннан социаль видеороликлар әзерли. Тирән эчтәлекле кыска фильмнарда Рамазанның изге гамәлләр ае икәнлегенә басым ясала, тамашачыларның игътибары кешелеклелеккә, миһербанлылыкка юнәлтелә. Дөнья күргән шундый бер ролик әниләргә багышланган. Видеосюжетта катнашучылар ислам динендә әни хакының иң зур хаклардан саналуын искәртә. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дигән хәдис аналарга изгелек кылуны, мәрхәмәтле, ихтирамлы булуны аңлата. Әниләргә изгелек кылсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк.
“Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
17 май 2018 ел 13:42
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Сөннәт һәм аның Ислам динендәге әһәмияте” китабын нәшер итте
22 сентябрь 2023 ел 09:43
Бөгелмәдә республика мәчетләре арасында Бөгелмә мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча “Төнге лига” турниры узды
20 сентябрь 2023 ел 15:52
Грозныйда Татарстан киносы көннәре кысаларында “Ибн Фадлан” фильмы күрсәтеләчәк
20 сентябрь 2023 ел 15:44
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы