Чаллыда мөфти катнашында шәһәркүләм ифтар үтте

24 май 2018 ел 21:34
Чаллыда мөфти катнашында шәһәркүләм ифтар үтте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллыда мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган шәһәркүләм ифтарда катнашты. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук җирле зыялылар, эшмәкәрләр, шәһәр имамнары бар иде. Чаллыга эш сәфәре барышында мөфти мәчетләр эшчәнлеге, мөселман өммәтенең яшәеше, ифтарлар уздыру мәсьәләләре белән кызыксынды.

Әлеге чарада шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТР Президент Аппараты вәкиле Альберт Җирҗизов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлилов, Татарстанның Кама аръягы казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Зәй, Актаныш, Менделеевск, Тукай районы имам-мөхтәсибләре катнашты.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Яр Чаллыда көн саен “Ихлас”, “Тәүбә”, “Утыз Имәни” мәчетләрендә ифтарлар үткәрелә, ә “Ак мәчет”тә, “Тәүбә”, “Сөембикә” мәчетләрендә көн саен Коръән хәтем кылына.

Мөфти катнашында үткән ифтар мәҗлесенә шәһәрнең актив мөселманнары – барысы ике йөздән артык кеше җыелды. Авыз ачу мәҗлесе башланыр алдыннан Татарстан мөфтие чаллыларга Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, изге айны файдалы гамәлләр белән үткәрергә чакырды. Камил хәзрәт ифтарны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. 

Моннан тыш, бүген Чаллының башка мәчетләрендә дә мөмкин кадәр күбрәк халыкны җыеп ифтарлар үткәрелде. Чаллы шәһәре мәчетләре буенча узган ифтарларда барысы 1500 кеше катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы