Мөфти “Россия 24” телеканалында Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде

25 май 2018 ел 14:09
Мөфти “Россия 24” телеканалында Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия 24” телеканалында Татарстан Информацион сәгатендә катнашты. Телеканалга биргән әңгәмәсендә ул Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, гыйбадәт кылу һәм ураза тоту үзенчәлекләре, шулай ук алда торган VI Республикакүләм ифтары турында сөйләде.

– Берничә ел рәттән Рамазан ае иң эссе көннәргә туры килә, – дип билгеләде мөфти. – Күп кенә хәдисләрдә әйтелгәнчә, фәрештәләр Аллаһы Тәгаләдән ураза тотучының гөнаһлары ярлыкануын сорап торалар. Әлхәмдүлилләһ, безнең җирлекнең климатик һәм географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ураза бездә 19 сәгать дәвам итә. Бу шулкадәр вакыт дәвамында безнең гөнаһлардан пакьләнү мөмкинлеге бар икәнлеген аңлата. Без шулай ук Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен искә төшерәбез: “Рамазан ае җиткәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богауга бәйләнәләр”. Ягъни әлеге айны, без Аңа якынаеп, изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тыелсын өчен, Аллаһы Тәгалә аны безгә әзерләгән. Ул шулай ук болай дигән: “Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә”. Мин ихлас күңелдән Аллаһы Тәгалә уразаларны, гыйбадәтләрне кабул итүен һәм Рамазан аеннан соң барыбыз да чиста һәм гөнаһлардан азат хәлдә очрашуыбызны телим.

Моннан тыш, Камил хәзрәт үзенең интервьюсында мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга чакырды, чөнки Рамазан аенда Коръән уку һәм зикер әйтү, тәравих намазларын үтәү, бүләкләр һәм мохтаҗларга сәдакалар бирү кебек һәрбер изге гамәл өчен савап арттырылып бирелә.

– Рамазан – гыйбадәт ае, әмма изге эшләрне, гыйбадәтләрне бу ай беткәннән соң да калдырмаска кирәк, – дип мөрәҗәгать итте мөфти телевизор караучыларга. – Матур гадәтләрегезне саклагыз, белемнәрегезне тирәнәйтегез, үзегезнең фикерләрегезне, җаныгызны һәм хисләрегезне камилләштерегез. Рамазан – начар гадәтләрдән котылу өчен зур шанс. Әлеге ай безне гөнаһлардан аеручы булса иде, ул безгә иминлек, канәгатьлек һәм тынычлык китерсен!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы