Татарстан мөфтие Яшел Үзәндә ифтарда катнашты

25 май 2018 ел 17:17
Татарстан мөфтие Яшел Үзәндә ифтарда катнашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәре белән Яшел үзәндә. Ул биредә район мөселманнары белән аралашты, Җәмигъ мәчеттә ифтар кылды. Мәчетнең ирләр намаз укый торган беренче катындагы очрашуда мөфти мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге очрашуда Яшел үзән районының барлык имамнары, шәһәр аксакаллары – барысы йөздән артык кеше катнашты. Ифтар мәҗлесендә зур игътибар күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә бирелде.

Очрашу барышында Камил хәзрәт уразаның әһәмияте турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде: “Берничә ел рәттән Рамазан ае иң эссе көннәргә туры килә, – дип билгеләде мөфти. – Күп кенә хәдисләрдә әйтелгәнчә, фәрештәләр Аллаһы Тәгаләдән ураза тотучының гөнаһлары ярлыкануын сорап торалар. Әлхәмдүлилләһ, безнең җирлекнең климатик һәм географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ураза бездә 19 сәгать дәвам итә. Бу шулкадәр вакыт дәвамында безнең гөнаһлардан пакьләнү мөмкинлеге бар икәнлеген аңлата. Без шулай ук Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен искә төшерәбез: “Рамазан ае җиткәч, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар богауга бәйләнәләр”. Ягъни әлеге айны, без Аңа якынаеп, изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тыелсын өчен, Аллаһы Тәгалә аны безгә әзерләгән. Ул шулай ук болай дигән: “Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә”. Мин ихлас күңелдән Аллаһы Тәгалә уразаларны, гыйбадәтләрне кабул итүен һәм Рамазан аеннан соң барыбыз да чиста һәм гөнаһлардан азат хәлдә очрашуыбызны телим”.

«Аллаһы Тәгалә уздырган ифтарларыбызны, кылган догаларыбызны кабуллардан кылсын! Илебезгә, халкыбызга бәрәкәтле тормышта, тыныч яшәргә язсын! Иманыбыз нык, ниятләребез яхшылыкта булсын. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булып, хәленә кереп, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп яшик», — дип теләкләрен җиткерде Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин.

"Яшел Үзән" газетасы фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы