Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

05 июнь 2018 ел 11:12
Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

  Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәг. 7дә кылыначак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк.    

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6сәг.40мин. мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.  

Ураза бәйрәменең турыдан-туры телевизион трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телевизион каналларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне 14.00сәг. «ТНВ-Планета» һәм 16.00сәг. «ТНВ-Татарстан» телеканалы кабатлап эфирга чыгарачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы