Мөфтият вәкилләре армия сафларына 371 Татарстан егетен озатты

27 июнь 2018 ел 15:42
Мөфтият вәкилләре армия сафларына 371 Татарстан егетен озатты

Кичә "Патриот" яшьләрне спорт-патриот әзерләү буенча Республика үзәгендә призывникларны Россия Федерациясенең Кораллы Көчләренә тантаналы рәвештә озату чарасы булып узды. Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече  Тимергали хәзрәт Юлдашев әлеге чарада катнашып, коры җир армиясенә һәм сугышчан диңгез гаскәрләренә баручы егетләргә нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Призывниклар белән очрашуда ул рухи әңгәмә үткәрде, ватанпәрвәрлек, Туган як, гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычлар турында сөйләде. Ул яшь солдатларга хәрби хезмәттә уңышлар һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы