Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә балалар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге чор ялы тәмамланды. Анда 50гә якын бала катнашты. Яшьүсмер мөселманнарны һәм мөслимәләрне Ислам нигезләре белән таныштырдылар, динебезгә, ата-аналарга карата әдәпле һәм тәрбияле булу, сакчыллык һәм мәрхәмәтлелек турында вәгазь укыдылар. Дәресләрне хәзрәтләр һәм РИУ студентлары үткәрде. Дәресләрдән тыш, кызлар өчен хәрәкәт уеннары, суставлар өчен гимнастика һәм физик күнегүләр, спорт ярышлары, мастер-сыйныфлар оештырылды. Җәйге ял программасы командалар арасында үзәк квест үткәрү һәм җиңүчеләрне вә ялда катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
Балаларның җәйге каникуллары чорында Бөгелмә мөхтәсибәтенең башка мәчетләрендә дә төрле дини чаралар уза.