Аксубайда нәни мөселманнар өчен Сабантуй үтте

02 июль 2018 ел 10:50
Аксубайда нәни мөселманнар өчен Сабантуй үтте

    30 июньдә шимбә көнне Аксубай районы Иске Кыязлы авылында икенче тапкыр балалар өчен мөселман Сабантуе узды. Аксубайлыларны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде һәм нәниләргә сәламәт булып үсүләрен теләде. Нәни мөселманнарны бәйрәм белән Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм район имам-мөхтәсибләре дә котлады. Милли татар бәйрәмендә ата-аналар, тирә-яктан килгән кунаклар да катнашты. Балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, конкурлар оештырылды. Сабыйлар аттракционнарда, батутларда сикерделәр, Сабантуй уеннарында сынаштылар һәм бүләкләр алдылар. Әлеге күркәм чарада балаларны баллы күтәнәчләр һәм төрле тәм-том белән сыйладылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы