Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттән кайткач Казан ислам университетының "Рәшидә" ислам дини уку-укыту үзәгендә булды. Биредә улд ике атналык Коръән курсларында белем алучы 10-15 яшьлек балалар белән очрашты. Балалар Коръән-хафизлардан сабак алалар. Мөфти хәзрәт яшь мөселманнарның белемнәрен тикшерде һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
"Рәшидә" уку-укыту үзәгендә Татарстан мөфтие шулай ук хөрмәтле шәйх Хәсән Һәдия белән очрашты, ул Ислам дөньясы лигасының Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле булып тора.