Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя

07 август 2018 ел 15:17
Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя

21 августта мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Меңләгән дин кардәшләребез катнашында мәчетләрдә гает намазлары укылачак, махсус билгеләнгән урыннарда корбаннар чалынып, корбан итләре күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, күзләре күрмәүчеләргә, ятим балаларга һәм физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә таратылачак. Елдан-ел корбан чалучыларның саны арта һәм корбан итләрен тарату оештырыла. Социаль яктан аз тәэмин ителгән кешеләргә итләрне тарату өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итә. Актив яшь егет-кызлар корбан итләрен ваклап пакетларга тутыру, машинага төяү, аны мохтаҗларга өләшү, шулай ук төп гает намазын оештыруда ярдәм итүдә катнашачаклар. Хәзер үк гариза биреп язылырга мөмкин: https://goo.gl/forms/TSSdJwKYp8uXRFQc2

Вконтакте сайтындагы төркем: https://vk.com/muslimmol

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы