Кама тамагы районында яңа мәчет ачылды

14 август 2018 ел 15:59
Кама тамагы районында яңа мәчет ачылды

Бүген Кама тамагы районы Куйбышев исемендәге Затонда мәчет ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Кама тамагы районы башлыгы Павел Лоханов, аның урынбасары Газинур Габидуллин, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, имамнар, иганәчеләр һәм авыл халкы катнашты.

Куйбышев исемендәге Затон поселогында мәчеткә беренче таш 2016 елда салына һәм тагын бер елдан Юстиция министрлыгында теркәлү уза. Мәчет түбә астына керү белән үк, дин кардәшләребез мәчеттә җомга намазларын укыйлар. Поселокта мәчет ачылу мөселман кардәшләребез өчен зур бүләк булды.

Татарстан мөфтие урынбасары мәчетнең функцияләре һәм мәчетнең эшләү тәртибе турында сөйләде. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мәчет төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Район башлыгы мәчет төзелешенең күркәм эш булуын ассызыклады.

Бүгеннән Кама тамагы районында 28 мәчет эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы