Бүген Татарстаннан соңгы төркем хаҗилар юлга кузгалды

15 август 2018 ел 10:51
Бүген Татарстаннан соңгы төркем хаҗилар юлга кузгалды

Бүген иртәнге икедә Казан аэропортыннан 49 кеше Казан-Җиддә маршруты буенча изге сәфәргә юл алды. Татарстаннан киткән әлеге соңгы төркем хаҗилар Җиддәдән соң автобусларда барып Мәккәдә кунакханәләргә урнашачак. Әлеге төркем хаҗилар шулай ук кече хаҗ – гомрә кылачаклар, олы хаҗ гыйбадәтләре башланганчы 2-3 көн дәвамында экскурсияләрдә йөриячәкләр. 20 августта барлык хаҗилар Минага юнәләчәк.

Бүгеннән башлап 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла. Татарстанга кайту өчен беренче төркем хаҗилар 31 августта юлга чыгарлар дип көтелә.

Быел Россиядән 26 меңгә якын кеше хаҗ кыла. Шуның бер мең сигез йөзе – Татарстаннан. Хаҗилар арасында пенсия яшендәге абый-апалар да, яшьләр дә бик күп.

Хаҗга баручыларны республикабыздан 20 табиб озата китте. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды.

«Стандарт» программасы буенча хаҗ кылучыларга татар милли ризыклары белән туклану мөмкинлеге тудырылды.

Быел Татарстан хаҗилары арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар, ул Ике Изге урынны Саклаучы – Согуд Гарәбстаны Короле кунаклары программасы буенча хаҗ кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы