Мөфтият Татарстан төрмәләренә 174 сарык чалып ит өләшәчәк

16 август 2018 ел 13:31
Мөфтият Татарстан төрмәләренә 174 сарык чалып ит өләшәчәк

Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның 15 колониясенә корбан итләре җибәрәчәк. Әлеге уңайдан барлыгы 174 сарык чалу ниятләнә. Ит күләме төрмәдә җәза үтүчеләрнең санына бәйле: уртача алганда бер колониягә 15-20 сарык туры килә. Хәзерге вакытта иң күп тоткыннар 5, 18, 19 нчы колонияләрдә.  Шунысы күркәм: корбан итләреннән төрмәдә утыручы кардәшләребез генә түгел, барлык тоткыннар да авыз итәчәк. Моннан тыш, 21 август – Корбан гаете көнне тоткыннарга бәйрәм чәенә җиләк-җимеш, яшелчәләр, хөрмә, өрек, тәм-томнар тапшырылачак.

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Элекке тоткыннарның тормышка кайтып яши башлауларында ярдәм итү эшчәнлеге “Социаль реабилитация һәм адаптация” (АНО ЦРА) коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән бергәлектә алып барыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Узган елны төрмәләргә “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы