Корбан бәйрәме-2018: Татарстан мөфтиятеннән социаль учреждениеләр һәм мохтаҗ кешеләр азык ярдәме алды

21 август 2018 ел 16:10
Корбан бәйрәме-2018: Татарстан мөфтиятеннән социаль учреждениеләр һәм мохтаҗ кешеләр азык ярдәме алды

Бүген, Корбан бәйрәменең беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча зур күләмле хәйрия акциясе старт алды.
Мөфтияттән корбан итләре алучылар арасында аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук Татарстан Республикасы буенча социаль учреждениеләр бар: мәдрәсәләр һәм башка дини мөселман уку йортлары, төзәтү колонияләре, хәйрия фондлары. Аз керемле халыкны тәэмин итү һәм социаль учреждениеләр өчен барлыгы сигез йөздән артык сарык чалынды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында беренчеләрдән булып ит өләшү башланып китте. Корбан бәйрәменең беренче көнендә бәйрәм күчтәнәчләрен 220 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Бәйрәмнең икенче көнендә тагын шуның кадәр кешене ит белән тәэмин итү күздә тотыла. Аларга фонд, милләтләренә һәм диннәренә аермыйча, барлыгы ике мең тоннага якын корбан ите тапшырачак – бу 100 сарык дигән сүз. Шунысы күркәм, корбан чалган мөселманнардан ит керү дәвам итә. Корбан итләрен алучылар арасында шулай ук: А.Вавилова исемендәге хоспис, Күрмәүчеләр җәмгыяте, Инвалидлар җәмгыяте, Репрессияләнгән кешеләр җәмгыяте, Блокадада булучылар җәмгыяте, шикәр авыруыннан интегүчеләр җәмгыяте бар.

Моннан тыш, Корбан итенең байтак өлеше төрмәләргә озатылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны республикабызның 15 колониясенә җибәрде. Әлеге уңайдан барлыгы 174 сарык чалынды.  Ит күләме төрмәдә җәза үтүчеләрнең санына бәйле: уртача алганда бер колониягә 15-20 сарык туры килә. Хәзерге вакытта иң күп тоткыннар 5, 18, 19 нчы колонияләрдә.  Шунысы күркәм: корбан итләреннән төрмәдә утыручы кардәшләребез генә түгел, барлык тоткыннар да авыз итәчәк. Тоткыннарга бәйрәм чәенә җиләк-җимеш, яшелчәләр, хөрмә, өрек, тәм-томнар дә тапшырылды. Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Элекке тоткыннарның тормышка кайтып яши башлауларында ярдәм итү эшчәнлеге “Социаль реабилитация һәм адаптация” (АНО ЦРА) коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән бергәлектә алып барыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Узган елны төрмәләргә Нәзарәтнең  “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китте һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарыла. Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Корбан бәйрәме алдыннан Диния Нәзарәте шулай ук 7 яшьлек авыру Арсений Бурнинның дәвалану курсына акча җыю буенча хәйрия акциясе игълан итте. Сабый аутизм диагнозыннан интегә. Бүгенге көндә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән җитәрлек күләмдә акча җыелып бетте һәм алар “Логос” медицина үзәгенә күчереләчәк. 

Татарстанда район һәм шәһәр мөхтәсибәтләре Корбан бәйрәме уңаеннан мөселманнар өчен бай бәйрәм күңел ачу программасы әзерләде. Мәчетләрдә гает намазлары тәмамлану белән бәйрәм чаралары паркларга һәм мәчет тирәләренә күченде. Иң беренче чиратта мөхтәсибәтләр бала-чаганың күңелен күреп алар өчен махсус программалар әзерләргә булды. Мисал өчен, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме үткәрде. Бәйрәм программасында - балаларның иҗади чыгышлары, уеннар, ярышлар, аттракционнар, воркаут мастер-класслар. Казанның “Гаилә” мәчете шулай ук “Гаилә бәйрәме”н оештырды. Бәйрәм программасы нәсыйхәтле һәм мавыктыргыч булды. Бәйрәмдә балалар өчен төрле конкурслар, уеннар, викториналар каралды. Шулай ук балалар өчен аттракционнар, күңел ачу чаралары, аниматорлар, конкурслар, мастер-класслар булды. Казанның “Иман Нуры” мәчете Казан шәһәре Совет районы хакимияте һәм “Нагорный” мәдәният йорты белән бергәлектә балалар бәйрәме уздырды. Әлеге чара  “Иман нуры” мәчете каршында яңа ачылган “Кечкенә принц” паркында узды. Катнашучыларны татлы мамык, күңел ачу программасы, бушлай мастер-класслар белән шатландырдылар. Әлмәтнең шәһәр паркында бәйрәм программасы үз эченә аттракционнарга билетлар уйнату, хәрәкәтле уеннар, бүләкләр кертте. Бәйрәм кунакларын шулай ук тәмле пылау белән сыйладылар. Алабугада исә гаилә бәйрәме Җәмигъ мәчетендә узды. Бәйрәмгә килүчеләрне уеннар һәм конкурслар, бүләкләр, батут һәм таганнар, бәйрәм тәм-томы, татлы мамык белән сөендерделәр.

Исегезгә төшерәбез: мөселманнар сөенечле Корбан гаете көннәрен бәйрәм итә. 21, 22, 23 август көннәрендә корбаннар чалып, якыннарыңны һәм мохтаҗларны корбан ите, бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендерергә мөмкин.

Корбан бәйрәмен оештыру өчен 50 волонтер җәлеп ителде. Алар мәчет һәм мәчет территорияләрен җыештырды, итләрне чабу, пакетларга тутыру һәм мохтаҗларга таратуда, балалар өчен бәйрәм чараларын оештыруда ярдәм итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы