"Хаҗ һәм футбол": бер хаҗи тәэсире

22 август 2018 ел 14:37
"Хаҗ һәм футбол": бер хаҗи тәэсире

Әлеге ике төшенчәнең бер-берсенә нинди катнашы бар диярсез. Татарстан хаҗилары шушы көннәрдә Согуд Гарәбстанында гыйбадәт кыла. Милләттәшләребез изге җирләрдә гыйбадәт кылып кына калмый, Җир шарының башка илләреннән килгән мөселман кардәшләребез белән дә таныша. "Без Россиядән, Татарстаннан, Казаннан" дигәч, сүз үзеннән-үзе футболга барып тоташа. Быел Россиядә, шул исәптән Казанда узган футбол буенча бөтендөнья чемпионаты бер генә илне, бер генә кавемне дә битараф калдырмады. "Ворлд кап! Ворлд кап!" (world cup - дөнья чемпионаты) дип каршылады Сенегал, Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Индонезия мөселманнары Татарстаннан килгән егетләрне. Барысы да Россиядә узган мундиальне караганнар. Илебез футболчылары чыгышын да югары бәялиләр. Шулай итеп, футбол бөтен дөнья мөселманнарын берләштерүче спорт төре булып кала бирә. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше Ислам диненең аерылгысыз бер өлеше.

Данил Сәфәров

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы