Татарстан мөфтие – Корольнең тантаналы кабул итүендә

23 август 2018 ел 09:05
Татарстан мөфтие – Корольнең тантаналы кабул итүендә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Короле, Ике Изге урынны саклаучы Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның тантаналы төшке ашында катнашты. Билгеле булганча, Камил хәзрәт Корольнең чакыруы буенча хаҗ кыла. Король белән бергә кунакларны аның нәселен дәвам итүче принц Мөхәммәд ибн Сәлман да каршылады. Хаҗ тәмамланганнан соң ел саен уздырыла торган очрашуга монархлар хаҗилар арасыннан аеруча мөһим кунакларны чакырдылар: алар арасында ил җитәкчеләре, мөфтиләр, дәүләт илчеләре, министрлар. Рәсми кабул итү Коръән уку белән башланып китте һәм ике сәгатькә якын дәвам итте. Ике изге урынны саклаучы, Король мәртәбәле кунакларны сәламләде, аның чакыруын кабул иткәнгә һәм Согуд Гарәбстанына сәфәр кылганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм аларның хаҗлары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде. Очрашуда шулай ук Согуд Гарәбстанының хаҗ министры Солих Бунтан да катнашкан. Ул, үз чиратында, Корольнең кунаклары илдә сәфәрдә булган чакта канәгать калуларына өметен белдерде. Очрашуның рәсми өлеше кул бирешеп сәламләшү белән төгәлләнде, һәм кунакларны тантаналы төшке ашка чакырдылар.

Исегезгә төшерәбез, бу Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Король Сәлман белән беренче генә очрашуы түгел. 2017 елда Россиягә рәсми сәфәре вакытында Сәлманның һәм Россия мөселман лидерларының әңгәмәсе узды, алар арасында Камил хәзрәт тә бар иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы