Амелия «тырыш» дигәнне аңлата

24 август 2018 ел 15:15
Амелия «тырыш» дигәнне аңлата

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды Корбан бәйрәме уңаеннан игълан иткән “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә. Искәртеп үтик: әлеге акция тернәкләнү курслары узучы авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Беренче булып акчалата ярдәм аутизм белән көрәшүче 7 яшьлек Арсений Бурнинга күрсәтелде. Нәтиҗәдә кирәкле күләмдә акча җыелды һәм “Логос” медицина үзәгенә күчерелде.

Бүген исә “Без синең белән!” хәйрия акциясе кысаларында без Амелия Шаһиевага ярдәм итәргә булдык. 2 яшьлек кыз эпилепсиядән һәм мускул гипотониясеннән интегә. Сабый башын авыр тота, йөри алмый һәм сөйләшми. Күп көчен аяусыз авыру белән көрәшкә сарыф итүенә карамстан, Амелия – елмаючан, ягымлы һәм назлы бала. Ул әти-әнисен бик ярата.

Амелиянең әти-әнисе кызларының дөньяга аваз салуын түземсезлек белән көткән. Йөклелек чоры бик яхшы үтә. Әмма сабый эпилепсия диагнозы белән туа. Тормышының беренче көннәреннән үк Амелия туктаусыз көзән җыерулардан, эпилепсия өянәкләреннән җәфалана. Бала үзлегеннән ашый алмый, нарасыйны тукландыру зонд ярдәмендә башкарыла. Күпсанлы тикшеренүләрдән соң Амелияне һәм аның әнисен өйләренә озаталар. Өйгә кайткач та, өянәкләр дими рәвештә кабатланып тора.

Шулай да кызның әти-әнисе өметен өзми һәм бары тик яхшыга ышана. Эпилепсия тирәсендә элек-электән сер, курку һәм ялгыш фикерләр йөри. Бәхеткә, соңгы вакытта бу авыруга карата мөнәсәбәт үзгәрде һәм әлеге диагноз белән туган сабыйларны уңышлы дәвалыйлар. Дөрес, бу – зур күләмдә акчалата чыгымнар сорый торган эш.

Бер ел элек Амелия дәвалана башлаган һәм берникадәр уңышка да ирешкән. Үҗәтлеге, әти-әнисенең һәм табибларның тырышлыгы белән ул әйләнергә, башын яхшырак тотарга һәм яңа авазлар әйтергә өйрәнгән. Аның мускуллар тонусы да яхшырган. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 60 000 сум. Әмма бу күнекмәләрне ныгыту һәм яңаларын үзләштерү өчен, Амелиягә кыйммәтле дәвалануны дәвам итәргә кирәк. Чөнки аның аякка басарга бөтен шанслары да бар. Бу исә – иң мөһиме!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыз һәм Амелиягә авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) ЗЯКАТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына җибәрергә була. (Әлмәтов И.М. картасы)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы