Әгерҗе районында яңа мәчет ачылды

27 август 2018 ел 11:05
Әгерҗе районында яңа мәчет ачылды

Кичә Әгерҗе районы Тирсә авыл җирлегенә караган унлап кына хуҗалыгы булган Чишмә авылында зур вакыйга булды – “Чишмә нуры” дип аталган мәчет ачылды.

Әлеге Аллаһы йортын төзүдә башлап йөрүчеләр – моннан берничә ел элек бирегә килеп төпләнгән Корбановлар гаиләсе, аерым алганда, гаилә башлыгы Ринат Корбанов.

– Элегрәк елларда авыл халкы дини бәйрәмнәрдә әлеге гаиләнең йортына җыела иде, хәзер Аллаһы йортына килерләр, – диде авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров.

Чишмәлеләрнең шатлыгын уртаклашырга Әгерҗе район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, күрше Менделеевски районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, авыл имамнары, тирә-як авыллардан кардәшләребез килгән иде.

Тантаналы чара Корбановларның төпчек уллары, 5 яшьлек Яхъяның Коръән укуы белән башланып китте. Коръән һәм догалар уку, бик тә тирән эчтәлекле вәгазьләр тыңлау белән үрелеп барган чара яңа мәчеттә бердәм намаз уку һәм ачык һавада пешкән пылаудан авыз итү белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы