Казанда «Йөрәкле шәһәр» II инклюзив гаилә фестивале узачак

28 август 2018 ел 09:23
Казанда «Йөрәкле шәһәр» II инклюзив гаилә фестивале узачак

2 сентябрьдә Казанның Урицкий паркында «Йөрәкле шәһәр» II инклюзив гаилә фестивале уздырылачак. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Игелекле Казан» проекты белән берлектә оештыра. Фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән үткәрелә. Бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк. Фестивальдә фонд карамагындагы гаиләләр һәм барлык теләүчеләр катнаша ала.

Бәйрәм 13.00дә башлана. Чараның программасы күңелле һәм бай булачак. Бу көнне Урицкий паркы сәхнәсендә физик мөмкинлекләре чикле балалар чыгыш ясаячак. «Э-моция» инклюзия студиясе тамашачы игътибарына «Ватылган уенчыклар иле» («Страна сломанных игрушек») спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге студиянең төп максаты – инвалидлыгы булган һәм сәламәт кешеләр арасындагы киртәләрне юкка чыгару.

Моннан тыш, Шәһәр мәгариф үзәге «Игелек дәресе» үткәрергә ниятли. Фестивальдә катнашучыларны открыткалар, брелоклар һәм башка кул әйберләре ясау буенча иҗади мастер-класслар, аниматорлар һәм аквагрим көтә. Паркта Хәйрия ярминкәсе, «Игелекле фудтрак» (мобиль кухнясы булган кафе-фургон) эшләячәк.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: быел оештыручылар үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен белем бирү лекторийлары да әзерләгәннәр. Фестивальне карарга теләге булган һәркем килә ала.

Искәртеп үтик: Казанда мондый форматтагы беренче чара былтыр Горки-Әмәт урманы паркында уздырылды.

Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларны социальләштерү буенча эш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. “Зәкят” хәйрия фонды 2017 елдан, физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, “үзенчәлекле” балаларны һәм аларның әти-әниләрен социальләштерү максатыннан, РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып, Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк проектын гамәлгә ашыра. Аның эшендә тулы һәм тулы булмаган гаиләләр, өч яшьтән егерме җиде яшькәчә тәрбиягә алынган инвалид балалар катнаша. Бүгенге көндә Үзәккә даими йөрүчеләр булып төрле дәрәҗәдә үз-үзләрен йөртә алучы һәм ДЦП диагнозы куелган балалар, иртә балалар аутизмы, үсештә күпләгән авыр тайпылышлар булган, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык, катлаулы генетик авырулар һәм башкалар тәшкил итә. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итәләр, тормыш киңлегендә һәм эшчәнлекнең башка төрләрендә үз тәҗрибәләрен баеталар, үз шәхесләрен үстерәләр. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү эше белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә. Үзәккә йөреп балаларда яңа күнекмәләр формалаша, кече һәм зур моторика, музыканы тоемлау, сәнгатьне аңлау үсеш ала. Физик тәрбия дәресләрендә аларга физик дәрәҗәдә стресска каршы торырга, агрессиядән һәм тискәре карашлардан котылырга, үз көяләрен тоярга ярдәм итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы