Белем көне алдыннан мөфти мәктәп укучылары белән очрашты

29 август 2018 ел 14:01
Белем көне алдыннан мөфти мәктәп укучылары белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның мәктәп укучылары белән очрашты. Очрашу традицион рәвештә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында уздырылды.

Татарстан мөселманнары башлыгы мөфтиятнең яшь кунакларын сәламләде, аларны якынлашып килүче Белем көне белән тәбрикләде һәм балаларга вәгазь сөйләде. Ул белем алуның барлык мөселманнар өчен дә фарыз булуын билгеләп үтте.

«Бер хәдистә «Файдаланылмый торган белем җимеш бирми торган агач белән бер», – диелә. Әгәр сез алынган гыйлемнәрегезне тормышта кулланмыйсыз икән, димәк, сезнең укуыгыз да файдасыз. Белемне үзегезгә, халкыгызга файда китерү һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен алыгыз!»  – дип мөрәҗәгать итте балаларга Камил хәзрәт. Аның сүзләренчә, барлык фәннәр Ходайның барлыгы турында сөйли һәм төп китап – Коръәнне аңларга ярдәм итә.

«Белем алу – һәр мөселманның бурычы. Шуңа күрә иң зур фәнни ачышлар мөселманнар тарафыннан ясалган.  Аллаһы Тәгалә сезгә үткен зиһен, файдалы гыйлемнәр, тел ачкычлары бирсен!» – дип, үзенең теләкләрен җиткерде Татарстан мөфтие.

Чара укучыларга портфельләр тапшыру тантанасы белән дәвам итте.

Быел мөфти кулыннан мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләрне аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 30 бала алды. Мөфтият кунаклары – булачак беренче сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныфларда белем алучылар. Моннан тыш, быел «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе кысалырында өлкән сыйныф укучыларын да канцелярия товарлары белән тәэмин итәргә ниятли. Алар үзләренә уңайлы вакытта фондка килеп, яңа уку елына әзерләнгән бүләкләрне алып китә алачак. Шул рәвешле, быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте  тарафыннан төрле мәктәп яшендәге 150 балага ярдәм күрсәтеләчәк.

Мәктәп укучылары өчен бүләкләр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан спонсорлар ярдәме белән әзерләнде.

Социаль җаваплы эшчәнлек ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлеше булып тора.  Нәзарәтнең хәйрия инициативаларын гамәлгә ашыру белән “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Фонд 1998 елда Татарстан Республикасы территориясендә зәкят акчаларын  җыю һәм бүлү максатыннан оештырыла. Бүген Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң әһәмиятле инициативалар рәтендә – авыру балаларга акчалата ярдәм күрсәтү, шулай ук аз керемле, күпбалалы гаиләләрне, мохтаҗларны  азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы