Казанда «Йөрәкле шәһәр – Сердца города» инклюзив фестивале узды

02 сентябрь 2018 ел 16:14
Казанда «Йөрәкле шәһәр – Сердца города» инклюзив фестивале узды

Бүген Казанның Урицкий паркында «Йөрәкле шәһәр – Сердца города» II инклюзив гаилә фестивале узды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Добрая Казань” проекты белән бергәлектә оештырды. Әлеге фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәмгыятьнең тулы тормышына якынайту максатыннан тормышка ашырыла. Анда фонд карамагындагылар, шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары катнашты.

Парк сәхнәсендә иҗади чыгышлар белән балалар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр чыгыш ясады. Мисал өчен, тамашачылар Тимур Фазлыевның ике җырын таң калып тыңладылар.

«Э-моция» инклюзив студиясе тамашачылар игътибарына «Страна сломанных игрушек» спектаклен тәкъдим итте. Студиянең бурычы – инвалидлар һәм инвалид булмаганнар арасындагы чикне бетерү.

«Московский» спорт-мәдәният үзәгендә күрү буенча үзенчәлекләре булган балалар өчен лекторий узды. АКШта һәм Испаниядә «үзенчәлекле» балалар өчен белем бирү оешмасы эшчәнлеге турындагы лекцияләр белән Аделия Бойкова һәм Аделия Фәйзуллина чыгыш ясады. Шулай ук әти-әниләр өчен дә лекция оештырылды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бүген фестивальдә катнашучыларның барысы да үз-үзләрен күрсәтү, дуслашу һәм дуслыкка киртәләр юклыгын аңлау өчен тигез мөмкинлекләргә ия булдылар.

Парк территориясендә хәйрия ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдән кергән акча авыру балаларга ярдәм күрсәтү фондына юнәлтеләчәк.

 Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларны социальләштерү буенча эш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. “Зәкят” хәйрия фонды 2017 елдан, физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, “үзенчәлекле” балаларны һәм аларның әти-әниләрен социальләштерү максатыннан, РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып, Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк проектын гамәлгә ашыра. Аның эшендә тулы һәм тулы булмаган гаиләләр, өч яшьтән егерме җиде яшькәчә тәрбиягә алынган инвалид балалар катнаша. Бүгенге көндә Үзәккә даими йөрүчеләр булып төрле дәрәҗәдә үз-үзләрен йөртә алучы һәм ДЦП диагнозы куелган балалар, иртә балалар аутизмы, үсештә күпләгән авыр тайпылышлар булган, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык, катлаулы генетик авырулар һәм башкалар тәшкил итә. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итәләр, тормыш киңлегендә һәм эшчәнлекнең башка төрләрендә үз тәҗрибәләрен баеталар, үз шәхесләрен үстерәләр. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү эше белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә. Үзәккә йөреп балаларда яңа күнекмәләр формалаша, кече һәм зур моторика, музыканы тоемлау, сәнгатьне аңлау үсеш ала. Физик тәрбия дәресләрендә аларга физик дәрәҗәдә стресска каршы торырга, агрессиядән һәм тискәре карашлардан котылырга, үз көяләрен тоярга ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы