Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысларында III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм башкалар катнашты.
Чолпон-Ата шәһәрендәге ипподромда, заманча технологияләр кулланып, үткәрелгән театраль тамашада 1,5 мең кеше катнашты - цирк, театр, балет артистлары, каскадерлар һәм музыка осталары. "Тормыш агачы" тамашасы күчмә халык фәлсәфәсенә багышланды. Күчмә халыклар тарихы, мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сәхнәләр күрсәтелде. Шулай ук тамашачыларга күчмә халыкларны гадәти уеннары тәкъдим ителде.
ТР Президентының матбугат үзәге фотосы.