Мөфти күчмә халыкларның III Бөтендөнья уеннары ачылышында катнашты

02 сентябрь 2018 ел 21:47
Мөфти күчмә халыкларның III Бөтендөнья уеннары ачылышында катнашты

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысларында III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм башкалар катнашты. 

Чолпон-Ата шәһәрендәге ипподромда, заманча технологияләр кулланып, үткәрелгән театраль тамашада 1,5 мең кеше катнашты - цирк, театр, балет артистлары, каскадерлар һәм музыка осталары. "Тормыш агачы" тамашасы күчмә халык фәлсәфәсенә багышланды. Күчмә халыклар тарихы, мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сәхнәләр күрсәтелде. Шулай ук тамашачыларга күчмә халыкларны гадәти уеннары тәкъдим ителде. 

ТР Президентының матбугат үзәге фотосы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы