Тамерланга аякка басарга бергәләп ярдәм итик

31 август 2018 ел 14:56
Тамерланга аякка басарга бергәләп ярдәм итик

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды  «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция тернәкләнү курслары узучы авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Узган атнада акчалата ярдәм Амелия Шаһиевага күрсәтелде. Ике яшьлек кыз тумыштан эпилепсиядән һәм мускул гипотониясеннән интегә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 60 000 сум. Сезнең ярдәм белән кирәкле күләмдә акча җыелды һәм Амелия тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде.

Хәзер исә «Зәкят» хәйрия фонды биш яшьлек Тамерлан Низамиевны дәвалауга акча җыя башлады. Тамерлан тумыштан ДЦП диагнозы белән көрәшә. Сабый сөйләшми һәм йөри алмый. Моннан тыш,  аның трахея кимерчәкләре тумыштан зәгыйфь. Шунлыктан өч ай вакытта ук Тамерланга катлаулы операция кичерергә туры килә. Хәзер ул трахеостома –  ясалма тамак белән яши. Бу – трахеягә хирургия ысулы белән урнаштырылган һәм махсус торбачыктан гыйбарәт булган сулыш алу җайланмасы.

Язмыш сынауларына карамастан, Тамерлан – бик тырыш һәм кызыксынучан бала. Ул яңа һөнәрләр үзләштерергә ярата. Музыкаль уенчыклар аның кәефен аеруча күтәрә.

Күптән түгел гаиләдә өченче сабый туган. Тамерлан кечкенә сеңелкәшен дә бик ярата, аның белән үзенчә уйный. Сабыйлар бер-берсе белән сүзсез генә аңлаша, чөнки  әлегә аларның берсе дә сөйләшә белми.

Соңгы бер дәвамында Тамерлан берничә тернәкләнү курсы узган. Бәхеткә, дәвалану уңай нәтиҗәләр биргән. Тернәкләнү курслары нәтиҗәсендә, бала утыра һәм таянып йөри башлаган. Массаж, дәвалау физкультурасы, энә белән кадап дәвалау, логопед дәресләре – Тамерланның бөтен буш вакыты әлеге процедураларга багышлана. Табиблар сүзләренә караганда, хәзер иң мөһиме – бу дәвалануны туктатмау һәм даими рәвештә ниндидер яңа күнекмә үзләштерү. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 60 000 сум. Тик Тамерланның гаиләсе өчен бу бик зур сумма, чөнки хәзерге вакытта аның әнисе өченче баласы белән декрет ялында утыра, ә әтисе заводта эшли.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Тамерланга ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына җибәрергә була. (Әлмәтов И.М. картасы).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы